Җиңү язын каршылап
25 марта 2015
Җиңү язын каршылап

Мөнәфирә апа Мансуровага сугыш башланганда 13 яшь кенә була. Ләкин ул әтисен сугышка озатканнарын бүгенгедәй хәтерли.

Кечкенәдән үк басуда, ындыр табагында hәм башка күп эшләрдә өлкәннәр белән янәшә торып эшләгән. Бераз үсә төшкәч, үсмер кызга фермада эшләүне ышанып тапшыралар.

Мәктәптә белем алыр урынына, ул фронтка сугышчылар өчен җылы кием-салым, азык-төлек әзерләп җибәрүдә булышкан.

Тылда калган хатын-кызлар, балалар hәм үсмерләр җилкәсенә нинди генә авырлыклар төшмәгән? Алар фронтка киткән ирләрен, әтиләрен, абыйларын, улларын алыштырып көнне төнгә ялгап колхозда эшлиләр. Болар бары да фронт өчен, Җиңү өчен, киткәннәр тизрәк әйләнеп кайтсын өчен эшләнә. Шушы бер уй, бер максат бар авырлыкны, мохтаҗлыкны кичерергә көч бирә.

Сугыш күпме хатыннарны - ирсез, балаларны - әтисез калдырган. Сугыш хәрабәләрен торгызырга ничәмә еллар кирәк булган. Тыныч тормышка күчкәч тә, туйганчы икмәк ашый башлаганчы да күп еллар үткән. Шуна да өлкән буын бүгенге тыныч тормышның бәhасен яхшы белә.

Картаймагыз әле ветераннар!
Картаймагыз, әй сез, тынмас җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп назлар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар!